Китапханә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә-күзәтү тәкъдим итте (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее Чаллының Орган залында узган М.Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» II халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә каһарман шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә-күзәтү тәкъдим итте. «Шагыйрь һәм музыка» фестивалендә шигърият һәм музыка гармонияле рәвештә үрелеп бара. Тантанада фестивальнең оештыручысы, М.Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил катнашты. Шигырьләрне Халыкара һәм төбәк бәйгеләре лауреатлары, «Арт-линия» сәнгатькә теләктәшлек белдерү фонды стипендиантлары укыды. Күчмә күргәзмәдә кунакларның игътибарын аеруча Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивыннан һәм Татарстан Республикасының Милли архивыннан Муса Җәлилнең автобиография күчермәләре, кадрларны исәпкә алу буенча шәхси кәгазе, Язучылар берлегенә гаризасы, шулай ук каһарман-шагыйрьнең китапханә һәм әдәбият тарихы музеендагы 1954-1978 елларда басылып чыккан әсәрләреннән китап күргәзмәсе җәлеп итте. Шагыйрь көрәшкән сугыш урыннарында табылган уникаль экспонатлар барлык катнашучыларда да кызыксыну уятты. Күргәзмә музей экспозициясе презентациясе белән үрелеп барды. |